ТАТ РУС ENG

Нәҗибә Ихсанова туган көнен музейда үткәрде

 


2013 елның 25 гыйнварында Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗибә Ихсанова 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Бу көнне Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда күренекле артистка белән иҗади очрашу узды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында илле елдан артык йөзләп спектакльдә кабатланмас образлар иҗат иткән артистка белән күрешергә театр сөючеләр җыелды. 

Чыннан да, 2013 елны Галиәсгар Камал театры өчен “юбилейлар елы” дип атап була. Чөнки быел бер дәвердә эшләгән берничә танылган артистның зур даталары көтелә. 1 февральдә театрда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдиновка 75 яшь тулуга багышланган кичә узачак. Актер үзенең туган көнен 1 гыйнварда билгеләп үткән иде. Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсен исә 7 мартта оештырачаклар. Ул көнне сәхнәдә Нәҗибә Ихсанова катнашында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен кую көтелә.

Сүз уңаеннан, 22 мартта театрда Татарстанның атказанган артисты Нариман Гарифуллинның иҗат кичәсе булачак, бу сезонда шулай ук Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевне (5 мартта 75 яшь тула), Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовны (20 майда 70 яшь тула), Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулованы (10 июнь ) һәм Зөлфирә Зарипованы (15 июнь) котлаячаклар.

Габдулла Тукай музее директоры Рәмис Аймәт юбиляр артистканы музейда сәламләп, Нәҗибә Ихсанова Казан музейларының күптәнге дусты – ул Тукай, Җәлил, Сәйдәш музейларында, Милли музейда оештырылучы әдәби-музыкаль чараларда даими катнашып, һәрвакыт үзенең фикерләре белән уртаклашып яшәве турында әйтте.

Туган көнендә музейда оештырылган очрашуда тамашачылар артисткага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Нәҗибә апаның ничек артистлык юлын сайлавы, иң яраткан спектакльләре, рольләре, танылган драматург Туфан Миңнуллин белән гомер кичерүләре, хатын-кыз бәхете, гаилә хәлләре, оныклары турында кызыксынды.

“Мин хәзерге Азнакай якларындагы Буралы авылында ишле гаиләдә туып үстем. Без җиде бала идек. Заманның барлык ачысын-төчесен татырга туры килде. Шуңа да карамастан, тормышта үз урынымны табар вакыт җиткәч, мин зур шәһәргә чыгып киттем. Әзһәр Шакировка рәхмәтлемен, без икебез ул чакта җитәкләшеп, Мәскәүгә кадәр барып җиттек…”, — дип сөйләде Нәҗибә ханым якташы Әзһәр Шакиров белән Мәскәүгә артистлыкка укырга Щепкин исемендәге Югары театр училищесына укырга киткән елларны искә төшереп. Әйтергә кирәк, Әзһәр Шакиров белән алар 1998 елда Туфан Миңнуллинның “Хушыгыз!” спектаклендәге рольләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

“Һәр кыз баланың яшьтән сөйгән кешесе була. Минем дә бар иде. Ләкин бергә укыган елларда Туфан минем йөрәгемне яулап алды, ул бик үҗәт, үзенекенә ирешә торган кеше иде. Мин үземне беренче мәхәббәтем алдында гаепле дип саныйм, — диде Нәҗибә апа язмышлары мәңгегә Туфан Миңнуллин белән бәйләнгән елларны хәтерендә яңартып. – Мин гомерем буе Туфанга тиң булырга тырыштым. Ул көчле, иҗади шәхес иде. Аны югалту миңа бик авыр”.

“Туфан Миңнуллин сезнең өчен рольләрне махсус язган дип ишеткәнебез бар”, — дип сорады очрашуга килгән кунакларның берсе. Моңа җавапка артистка: “Туфанны махсус кушып яздырып булмый иде, ул пьесаны инде төгәлләгәч кенә укый иде”, — диде.

Артистканың иң яраткан роле – Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Өммия карчык образы икән. “Мин беркайчан да карт әбиләрне уйнарга курыкмадым. Өммиянең һәр сүзгә канәгатьсезлек белдереп, сузып-сузып “Ү-ү-ү-л-ә-ә-ә-м” дип әйтүен мин үземнән өстәдем, сценарийда ул юк иде”, — ди Нәҗибә апа. 

Кичәдә иң кызыклы сорау бирүчеләргә Нәҗибә Ихсанова үзенең имзасы белән китабын бүләк итте. Автобиографик язмалардан, истәлекләр, фотосурәтләрдән торган әлеге “Уйнап узган гомер” китабын Нәҗибә апа моннан берничә ел элек нәшер иткән иде. Шулай ук кичә кунакларына Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле видеоязмасыннан өзек һәм Нәҗибә апаның фотоархивыннан кызыклы фотолар күрсәтелде.

Кичәгә күренекле шагыйрә, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан да килгән иде. Ул Нәҗибә апа белән һәрвакыт аралашып, дус булып яшәве турында сөйләде һәм артисткага багышлап язган шигырен укыды.
 

Лилия Гаделшина


Комментарий язарга


*