ТАТ РУС ENG

Новоуральск шәһәрендә шигърият кичәсе үтте


2012 елның 26 апрелендә Новоуральск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган шигърият кичәсе узды. Бәйрәм чәй өстәле артында оештырылган иде. Кунаклар алдында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фавия Сафиуллина, Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйлфанов чыгыш ясады. Кичәдә Тукай шигырьләре, аның әсәрләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Шулай ук Тукайның тормыш һәм иҗаты турында документаль фильм да күрсәтелде.

tatur.tatarstan.ru


 

Комментарий язарга


*