2012 елның 26 октябрендә Казанның Г.Тукай Әдәби музеенда галим Нурмөхәммәт Хисамовның “Татар шагыйрьләре” китабын тәкъдим итү кичәсе узды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Хисамовның “Татар шагыйрьләре” китабында Кол Галидән алып Рәдиф Гаташка кадәр татар шигъриятенең күренекле вәкилләре турында мәкаләләр урын алган.
