ТАТ РУС ENG

Нурмөхәммәт Хисамов китабы тәкъдим ителде

 


2012 елның 26 октябрендә Казанның Г.Тукай Әдәби музеенда галим Нурмөхәммәт Хисамовның “Татар шагыйрьләре” китабын тәкъдим итү кичәсе узды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.   
Тукай музеенда мәдәният һәм сәнгать әһелләре, галимнәр белән очрашулар бик еш үткәрелә. Күптән түгел биредә Габдулла Тукайның яңа академик алты томлыгының беренче һәм икенче томнарын, шулай ук Тукайның шигырьләрен һәм проза әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче Венера Думаева-Вәлиева әзерләгән җыентыкларны тәкъдим иттеләр.
Филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Хисамовның “Татар шагыйрьләре” китабында Кол Галидән алып Рәдиф Гаташка кадәр татар шигъриятенең күренекле вәкилләре турында мәкаләләр урын алган.


 

Комментарий язарга


*