ТАТ РУС ENG

Опера җырчысы һәм режиссер Нияз Даутовның тууына 110 ел

Фото: Татар дәүләт опера һәм балет театры архивыФото: Татар дәүләт опера һәм балет театры архивы

23 сентябрьдә РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җырчы, опера режиссеры Нияз Даутовның (1913-1986) тууына 110 ел тула.

Нияз Даутов Казанда туа. 1938 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы Татар опера студиясен тәмамлый. 1939-1943 елларда Мәскәү консерваториясенең вокал факультетында укый. 1953 елда Урал (Свердловск) консерваториясендә белем алып чыга.

Гүзәл тавышы Нияз Даутовка Казан, Сведловск, Чиләбе сәхнәләрендә зур уңыш китерә. Аның беренче чыгышы – 1941 елда Татар опера һәм балет театрында куелган Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» операсында Җик партиясе. 1944 елда Свердловск киностудиясе венгер композиторы Имре Кальманның «Сильва» опереттасы буенча төшергән музыкаль фильмда төп рольне (офицер Эдвин партиясен) башкарып, Нияз Даутов бөтен СССРга таныла.

Ул 1943-1956 елларда һәм 1960-1964 елларда Свердловск опера һәм балет театры солисты һәм режиссеры булып эшли. 1965-1975 елларда – Чиләбе опера һәм балет театры баш режиссеры. 1956-1960 һәм 1975-1986 елларда – Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты һәм баш режиссеры. 1975-1986 елларда Казан консерваториясенең опера әзерлеге кафедрасы мөдире (1982 елдан – профессор).

Утыз еллык режиссерлык хезмәтендә Нияз Даутов 30га якын спектакль чыгара. Татар композиторлары әсәрләрен сәхнәгә куюы аның иҗади тормышында аерым урын алып тора. Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтынчәч» (композитор Нәҗип Җиһанов) һәм «Евгений Онегин» (композитор Петр Чайковский) операларын сәхнәгә куйганы өчен 1958 елда ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Нияз Даутов көтмәгәндә вафат була. 1986 елның 16 апрелендә, театрның Мәскәүдәге гастрольләре ачылыр көн алдыннан була ул. Режиссерга шулай итеп театры белән ныклап озактан әзерләнгән иҗади имтиханда катнашу насыйп булмый.

 

06.09.2023.

Комментарий язарга


*