ТАТ РУС ENG

Оренбург театры сәхнәсендә – «Кәҗә белән Сарык»

 


2013 елның 25 декабрендә Оренбургның М.Фәйзи исемендәгеДәүләт татар драма театрында татар шагыйре Габдулла Тукайның “Кәҗә һәм Сарык” әкияте буенча балалар өчен “Сильный тот, кто умный” исемле спектакльнең премьерасы булды. Шагыйрь Гәрәй Рәхим инсценировкасындагы пьесаны русчага Казан шагыйрьләре Борис Вайнер һәм Наилә Ахунова тәрҗемә иткән. 

 Фото: faizi.ru сайтыннан

“Кәҗә белән Сарык” – Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләре кебек үк иң танылган әсәрләреннән. Аны сәхнәгә Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев куйды, дип хәбәр итә tatar-inform.ru.

Театрда нәни тамашачыларга Габдулла Тукай әкиятен Яңа ел ялларында да – 2014 елның 6 гыйнварына кадәр күрсәтәчәкләр. 


 

Комментарий язарга


*