Яңалыклар
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылында 2026 елның көзендә Габдулла Тукай әсәрләрендәге персонажларга багышланган «Шүрәнбай» косплей фестивале узачак.
Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан лекцияләр циклын башлады.
Казанда «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль (6+) куйды.
Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында укырга тәкъдим ителгән әсәрләр исемлеге чыкты.
2026 елның 15 февраленә кадәр Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә.
2026 елның 23 гыйнварында Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә (12+) ачыла.
2026 елның 15 гыйнварында мәшһүр композитор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958) Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулды.
Казанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Зөфәр Гаяновның «Танып белү юлы» дип исемләнгән күргәзмәсе (0+) уза.
2026 елның 15 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Евразия киңлегендә төрки дөнья» дип исемләнгән XIII Халыкара тюркология конференциясе узачак.
10 гыйнварда Казанда республиканың сынлы сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар аарсында ел саен үткәрелә торган «Кышкы палитра» бәйгесе узды. Быел конкурсның темалары татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган иде.