Яңалыклар
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы билгеләп үтелә. Татар халкы өчен шагыйрьнең иҗаты, аның шәхесе нинди әһәмияткә ия һәм бүген Татарстанда ул ни дәрәҗәдә популяр? «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспонденты «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика...
2026 елның 8 гыйнварыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проектка старт бирелә.
2026 елның 5 гыйнварыннан Казанда «Күңел адреслары. Тукай» театраль экскурсия маршруты (12+) старт ала. Әлеге мәдәни проект музей экспозицияләрен, шәһәр сәфәрләрен, гастрономияне һәм заманча театр технологияләрен берләштерә.
25 декабрь көнне Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Шүрәлене көттегезме?!» спектакленең (6+) премьерасы булды.
Традиция буенча Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан Республикасында күп санлы мәдәни чаралар планлаштырылган. Республиканың мәдәният учреждениеләре яшьләр, өлкәннәр һәм өлкән буын кешеләре өчен зур программа әзерләде. Бу 2026 елгы Яңа ел каникулларын чын мәгънәсендә берләштерә торган,...
Казанның Г.Камал исемендәге театрында язучы Галимҗан Гыйльмановның «Шүрәле – урман хуҗасы: фольклор, фән һәм фантазия чигендә» дип исемләнгән лекциясе үтте. Бүгенге заман укучысы Шүрәле образы белән Габдулла Тукай әкияте аша таныш.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре, галимнәр, укытучылар...
2025 елның 26 ноябрендә Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумының пленар утырышында Россиянең ике төбәгенә күренекле шагыйрьләр – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең бюстлары тапшырылды.
Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү» циклыннан «Хезмәттә яуланган хөрмәт» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чара әдәбият галимнәре Хәй Хисмәтуллинның 130 еллыгына һәм Рашат Гайнановның 100 еллыгына багышланды.
24 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 2026 елны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.