ТАТ РУС ENG

Рабит Батулланың Тукайга һәм Нуриевкә багышланган фильмнары күрсәтелә


2013 елның 29 мартында Казанның “Мир” кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар тәкъдим ителә. Бу көнне 16.30 сәгатьтә Татарстанның халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла сценарияләре буенча иҗат ителгән ике фильм күрсәтеләчәк.
Иң элек, 16.30 сәгатьтә, тамашачылар танылган биюче Рудольф Нуриев тууына 75 ел тулуга багышланган “Рудольф Нуриев. Туган ил белән хушлашу” исемле уен элементлары белән документаль фильм карый алачак. Әлеге фильмда татар биючесенең 1992 елда чит илдән Казанга килүе турында сөйләнелә. Бу аның туган ягына соңгы тапкыр кайтуы була.
Ә 17.30 сәгатьтә “Мир” кинотеатрында Тукай ролен уйнаган артист турында “Күк капусы ачылса” исемле фильм күрсәтеләчәк.

 

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*