ТАТ РУС ENG

Республика чыршысы тамашасы Габдулла Тукай әкиятләре буенча әзерләнә

 


2012 елны каршылау өчен Татарстан Республикасының балалар чыршысы 2011 елның 27 декабрендә Казанның “Баскет-холл” спорт комплексында узачак. Анда барлыгы 6,5 мең яшь татарстанлы катнашыр дип көтелә. Балалар өчен бәйрәм тамашасы исә Габдулла Тукай әкиятләре буенча әзерләнә, Кыш бабай инде Аждаһа рәвешендәге Яңа ел күчтәнәчен юнәтеп куйган.

Казанның мәдәният идарәсе җиткәчесе вазифаларын башкаручы Азат Абзалов сүзләренчә, быел җирле бюджеттан 100881 балага барлыгы 15 млн. сумлык бүләк әзерләнә (һәрберсе 150 сумлык) һәм алар арасында балалар бакчалары, гомумбелем бирү мәктәпләренең 1-4 класс һәм 78 нче коррекцион мәктәп укучылары, шулай ук 3-14 яшьтәге инвалид балалар һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар бакчасына йөрми торган 3-6 яшьлекләр бар.

 

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*