ТАТ РУС ENG

Республика көнендә «Тукай Казанга кайтты»

Фото: © Салават Камалетдинов /«Татар-информ» МА архивыФото: © Салават Камалетдинов /«Татар-информ» МА архивы

30 август – Татарстан Республикасы көне уңаеннан Казанның Мәрҗани урамында үткәрелгән «Милли кием» бәйрәм программасында «Тукай Казанга кайтты…» спектакле күрсәтелде.

Авторлык спектакленең режиссеры – Айдар Җәббаров, сценарий авторы – Резеда Гобәева, баш рольдә – Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов.

Әлеге театраль куелыш беренче тапкыр 2023 елның 26 апрелендә Казанның опера һәм балет театры сәхнәсендә Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә тәкъдим ителгән иде.

 

31.08.2023.

Комментарий язарга


*