ТАТ РУС ENG

Рәссам Лотфулла Фәттахов тууына 105 ел тулды

Фото: acmerussia.ru/lotfulla_fattakhov/lotfulla_fattakhov.html архивыФото: acmerussia.ru/lotfulla_fattakhov/lotfulla_fattakhov.html архивы

27 сентябрьдә РСФСРның халык рәссамы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Лотфулла Фәттахов (1918-1981) тууына 105 ел тулды.

Лотфулла Әбделмән улы Фәттахов тумышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анда авылыннан. Ул яшьли ятим кала. Шигырьләр, хикәяләр язарга, рәсем ясарга яраткан малай яшүсмер чагында Казанга килә. Мәктәптә укыганда дусты, булачак күренекле рәссам Харис Якуповның (1919-2010) гаиләсе аны үзләрендә яшәп торырга чакыра. Шулай алар Харис белән бергәләп рәсем түгәрәгенә йөри, аннары Казан сәнгать училищесында белем ала.

Лотфулла Фәттахов Совет-фин сугышында (1939-1940) һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнаша. Фронтта яраланып, фашистларга әсирлеккә эләгә, шулай да аннан кача ала.

Сугыштан кайткач рәссам булып эшли, гомерен сынлы сәнгатькә багышлый. Аның иҗатында авыл темасы зур урын алып тора – ул авыл күренешләрен һәм хезмәт кешеләрен сурәтли. Шулай ук әкият һәм хикәяләргә иллюстрацияләр иҗат итә. Күп еллар аның юмористик шаржлары «Чаян» журналында басыла.

Лотфулла Фәттахов орден һәм медальләр белән бүләкләнә, мактаулы исемнәргә лаек була. «В.И.Ленинның Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул куюы» (Харис Якупов белән берлектә) картинасы өчен аңа Сталин премиясе, «Татар халык әкиятләре» китабына иллюстрацияләре өчен ГабдуллаТукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

1981 елның 17 июнендә Казанда вафат була.

 

27.09.2023.

Комментарий язарга


*