ТАТ РУС ENG

Ринат Мөхәммәдиев Казанда юбилеен бәйрәм итте

Фото: sptatar.comФото: sptatar.com

11 декабрьдә Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең 75 яшьлек юбилеена багышланган «Сират күперләрен кичкәндә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.

Юбилярны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла котлады һәм берлекнең «Әдәбияттагы казанышлар өчен» медален тапшырды. Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов җиткерде. Кичәне алып баручылар Ринат Мөхәммәдиевкә Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин юллаган котлау телеграммасын укыды. Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов язучының иҗатына бәя бирде, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Кичәдә Георгий Ибушев, Рәсим Низамов, Вәис Бәйрәмов, Рөстәм Насыйбуллин кебек артистлар, театр артистлары чыгыш ясаган.

 

12.12.2023.

Комментарий язарга


*