ТАТ РУС ENG

Роберт Миңнуллин исемендәге балалар конкурсы башланды

Фотода: Роберт Миңнуллин. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА архивы, 2018 елФотода: Роберт Миңнуллин. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА архивы, 2018 ел

«Шигърият дөньясына сәяхәт» дип аталган бәйге Татарстанның Габдулла Тукай бүләге лауреаты, Ханс Кристиан Андерсен исемендәге Халыкара Мактаулы диплом иясе, халык шагыйре Роберт Миңнуллин (1948-2020) тууына 75 ел тулуга багышлана.

Балалар арасында Роберт Миңнуллин исемендәге иҗади бәйге Казанның Роберт Миңнуллин исемен йөрткән Республика балалар китапханәсе һәм Роберт Миңнуллин исемендәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә ярдәм итү һәм үстерү фонды белән берлектә үткәрелә.

Бәйге 2023 елның 20 февраленда башланып китте. Анда 5-14 яшьтәге балалар берничә номинациядә катнаша ала: Роберт Миңнуллин әсәрләренә иллюстрация ясарга, әдипнең шигырьләрен сәнгатьле укырга һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарырга, шагыйрьнең әсәренә бәяләмә язарга, шулай ук үз иҗатыңны тәкъдим итәргә мөмкин. Сайлап алу туры 2023 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк (гариза һәм конкурс эшләрен lib-konkurs@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк), дип хәбәр итә Республика балалар китапханәсе.

 

01.03.2023. Rdb.tatar

Комментарий язарга


*