ТАТ РУС ENG

Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган кичә булды

Фото: © С.Камалетдинов /«Татар-информ»Фото: © С.Камалетдинов /«Татар-информ»

22 ноябрьдә Казанның  Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948-2020)  тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.

Әдәби-музыкаль программада артистлар, Венера Ганиева, Илгиз Мөхетдинов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Ильвина, Илнар Миранов кебек җырчылар чыгыш ясады.

Шулай ук иң яхшы балалар әдәби әсәрләренә Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс лауреатлары бүләкләнде. Конкурска барлыгы 135 хезмәт кергән. Аларның авторлары псевдоним белән кабул ителгән. Җиңүчеләргә дипломнарны һәм сертификатларны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы драма әсәрләре» номинациясе:

I урын. «Әллә юри, әллә чын» – Айгөл Әхмәтгалиева (псевдоним — Галәм);
II урын. «Тылсымлы пароль» – Гөлүсә Батталова (псевдоним — Айтишник Вахит);
III урын. «Аҗдаһаны җиңәр мәхәббәт» – Әлфис Гаязов (псевдоним — Суварлы).
Иң яхшы комикс (сюжеты иллюстрацияләр белән сөйләнгән хикәя):

I урын. «Кем җиңде икән?» – Дилә Гыйльметдинова;
II урын. «Өрәкле йорт» – Сәлимә Аскарова (текст авторы һәм рәссам) һәм Елизавета Буланкина (коллектив псевдонимы — Укулеле);
III урын. «Әти патефон алды» – Азалия Ибраһимова (псевдоним — Йолдыз)

«Балалар яки үсмерләр өчен иң яхшы проза әсәрләре» (повесть, хикәя) номинациясе:

I урын. «Мәдинә нигә елый?» хикәясе – Ләлә Гыймадиева (псевдоним — Каплан);
II урын. «Шакмак туп» повесте – Лилия Сираева (псевдоним — Дус);
III урын. «Туган көн» повесте – Галимҗан Гыйльманов (псевдоним — Җан).

«Иң яхшы балалар шигыре» (шигырьләр циклы яки поэма) номинациясе:

I урын. «Төшләрем» шигырьләр циклы – Гөлназ Хәйруллина (псевдоним — Гөл);
II урын «Йомгак кая качкан?» шигырьләр циклы – Илдус Диндаров (псевдоним — Әнсар Морат);
III урын. «Төнбоек» шигырьләр циклы – Ленар Шәехов.

 

23.11.2023. Рузилә Мөхәммәтова, Tatar-inform.tatar

Комментарий язарга


*