ТАТ РУС ENG

Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына Казанда концерт оештырыла

Фото: mincult.tatarstan.ruФото: mincult.tatarstan.ru

1 августта Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948-2020) тууына 75 ел тула. 29 августта Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрьнең иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм концерты узачак.

Концертта Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Венера Ганиева, Идрис Газиев, Рәсим Низамов, Римма Ибраһимова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рафаэль Латыйпов, Рөстәм Закиров, Лилия Хәмитова, Илсаф, Дилә Нигъмәтуллина, Илнар Сәйфиев, Ришат Шәйхетдинов, Айгөл Сагынбаева, Руслан Кираметдинов, Гөлназ Сираева, Марсель Вәгыйзов чыгышлары көтелә. Алар Роберт Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җырларын да башкарачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

 

Комментарий язарга


*