ТАТ РУС ENG

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Фото – tatarstan.ruФото – tatarstan.ru

2023 елның 26 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Бу көнне Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тантанада шулай ук республиканың иҗади зыялылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Татарстанда Габдулла Тукайның туган көне Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иҗади зыялылары белән дә очрашты һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 2023 елгы лауреатларын бүләкләде.

Фото – tatarstan.ru

Фото – tatarstan.ru

Шагыйр туган көн – Туган тел бәйрәме

Татарстан Республикасы Рәисе
Рөстәм Миңнехановның
Туган тел көнен һәм
Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны
бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле милләттәшләр!

Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.

Әдипнең даһиларча зур осталык белән тудырылган әдәби образлары һәркемгә таныш һәм якын. Аның әсәрләренә нечкә лирик хисләр, җәмгыятьнең иң әһәмиятле социаль темаларын күтәрү, камиллекнең югары дәрәҗәсенә җиткерелгән үткен сатира һәм юмор хас.

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, ул болай дип яза:

«Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —

Без аның бик зур фәхерле, чын брилиант кашлары!».

Бу юллардан үз халкының фикерли, уйлый белү, акыл һәм зиһен, көч һәм затлылык кебек сыйфатлары шагыйрь тарафыннан бик югары бәяләнүе ачык аңлашыла.

Аның иҗаты – милли үзенчәлекләребез кыйммәтен тану һәм Ватаныбызда яшәгән башка халыклар белән туганлык идеяләренең, гореф-гадәтләргә тугрылык һәм заманча яңа казанышларга омтылышның тыгыз үрелү үрнәге. Нәкъ менә шуңа да Туган тел бәйрәмен без Тукайның туган көнендә уздырабыз.

Тукай күтәргән мәсьәләләр күпмилләтле Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерү, борынгы традицияләребезне тергезү, шулай ук Россия халыклары мәдәни мирасын тагын да баету кебек максатларына аваздаш.

Бәйрәм чаралары яңа иҗади казанышларга бәрәкәтле этәргеч бирсен, тарихи тамырларыбыз белән кызыксынуны көчәйтсен һәм һәркемгә якты тәэсирләр бүләк итсен!

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

 

26.04.2023. Tatarstan.ru

Комментарий язарга


*