ТАТ РУС ENG

Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Тукайга һәйкәл ачачак


2012 елның 30-31 май көннәрендә Төркиядә Татарстан мәдәнияте фестивале үткәрелә. 30 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек рәсми визит белән Төркия Республикасына китте. Татарстан җитәкчесе Анкарада һәм Истанбулда булачак. Татарстан делегациясе составында ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты
рәисе, язучы Разил Вәлиев, Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма
комитеты рәисе Ринат Закиров бар.

Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл, Төркия Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Төркия Республикасының кайбер министрлары белән очрашыр дип көтелә. Шулай ук президент ТӨРЕКСОЙ Халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы генераль сәркатибе Дюсен Касеинов белән күрешеп сөйләшергә, Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумында, Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасында һәм татар милли бәйрәме Сабан туенда катнашырга ниятли, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте .

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, сәфәрнең икенче көнен татар илбашы Төркиянең тарих һәм мәдәният мәркәзе булган борынгы Истанбул каласында үткәрергә җыена. Ул иртәнге якта Чыраган сараенда Татар-төрек эшмәкәрлек форумында катнашачак. Бу чара алдынгы төрек эшкуарлары һәм Төркия икътисад министры Зафәр Чаглаянның иштиракъ итүе белән үтәчәк. Программа кысаларында Рөстәм Миңнеховның Истанбул мэры Кадир Топбаш белән очрашуы каралган. Иң мөһиме – ул, узган ел Истанбулның тарихи Әюп районында — Босфорның “Алтын мөгез” култыгы буенда ачылган Габдулла Тукай исемендәге паркта, шагыйрьгә һәйкәл ачу тантанасына катнашачак. Кичке сәгатьләрдә исә каланың үзәк мәйданындагы амфитеатрда үтәчәк Сабан туе бәйрәме кунакларын сәламләячәк.

Габдулла Тукай һәйкәле инде Төркиягә килеп җитте. Ике метр биеклектәге скульптура бронзадан коелган. Әсәрнең авторы –Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Асия Миңнуллина Тукайны утырып торган халәттә гәүдәләндергән. “Төркиядә Татарстан мәдәният көннәре” чарасында татар сәнгатен җөмһуриятебезнең иң күренекле сәнгать әһелләре тәкъдим итәчәк. Төрек тамашачылары Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ” La Primavera” оркестры, “Айгөл”  җыр төркеме, Татарстан дәүләт фольклор ансамбле, “Казан егетләре” триосы кебек сәнгать төркемнәренең берберсеннән кызыклы чыгышлары белән хозурланачак. Шулай ук Татарстан халык артисты Идрис Газиев һәм мәшһүр опера җырчысы Әхмәт Агадинең да сәхнә алулары көтелә. Татарстан мәдәниятен киң кырлы таныту нисбәтеннән кул эшләре һәм сувенирлар күргәзмәсе дә оештырылачак. «Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәре» ТӨРКСОЙ төрки халыкларның мәдәният оешмасы җитәкчелегендә Татарстан мәдәният министрлыгы, Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм Россия Федерациясенең Төркиядәге гадәттән тыш вә вәкаләтле илчелеге ярдәмнәре белән үткәрелә.


 

Комментарий язарга


*