ТАТ РУС ENG

Саба районында Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

 


2012 елның 26 апрелендә Татарстанның Саба районы Үзәк мәйданында бөек шагыйрь Г.Тукай тууына 126 ел тулу уңаеннан «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Район үзәк китапханәсе март аенда игълан иткән нәфис сүз остасы бәйгесендә җиңүчеләрне бирегә җыйды. Саба гимназиясе, Кадет мәктәбе, Юлбат, Югары Шытсу, Тимершык, Олы Нырты, Явлаштау, Сатыш, Бигәнәй, Шекше авылларыннан килгән шигырь сөючеләр сәхнәдә Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп башкардылар. «Шатлык” балалар бакчасыннан килгән балаларның чыгышы аеруча кызыксыну уятты. Нәни генә кызчыкның «Су анасы” әкиятен тулысынча яттан сәнгатьле итеп башкаруы күпләрне таң калдырды. Өлкән яшьтәге Зөфәр абый Вәлмиевның чыгышы да яшь буынга үрнәк булды. Район балалар китапханәсе оештырган «Тукай шигырен танып әйт” викторинасында балаларның активлыгы, һәр сорауга тиз арада дөрес җавап бирүләре милләтебезнең киләчәге ышанычлы кулларда икәнен раслады. Район мәдәният йорты, Корсабаш, Явлаштау авылларыннан җырчылар, Иҗат мәктәбенең «Яшьлек” бию коллективы, «Курайчылар ансамбле” чыгышлары бәйрәмне тагы да җанландырды, шатлык рухы өстәде. «Шигырь бәйрәме” районыбызның тәрбия, белем бирү, мәдәният оешмаларының тыгыз элемтәдә, уртак максат белән эшләүләрен дәлилләде.

 

Шул ук көнне Саба районының Олы Кибәче авыл китапханәсендә китапханә мөдире Г.Фатихова һәм клуб мөдире Ф.Шакирова татар халкының бөек шагыйре
Г.Тукай иҗатына багышланган могҗизалар кыры уены уздырдылар. Китап
укучыларның иҗат җимешләреннән торган «Без — Тукайлы халык!” күргәзмәсе
куелды. Уенда катнашучыларга һәм супер уенның җиңүчесе Шакирова Гөлназга
истәлек бүләкләре тапшырылды.

26 апрельдә Саба районының Кызыл Мишә авылы мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Көчле дә ул, ягымлы да Тукай теле” дигән әдәби кичә, шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсендә 1–5 сыйныфта укучы 19 бала белән бергә аларның укытучылары: башлангыч сыйныф укытучысы Алинә Гафиятова һәм рус теле укытучысы Эльмира Хисаметдинова да катнашты. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм “Кояш белән яңгыр” шигырьләрен рус телендә сәхнәләштерделәр, “Туган тел” җырын башкардылар. Соңыннан китапханәче Әнисә Хафизова әзерләгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шигырь бәйрәмендә катнашучы һәр бала грамота белән бүләкләнде.

saby.tatarstan.ru


Комментарий язарга


*