ТАТ РУС ENG

Сәгыйдә Сираҗиеваның “Күңел моңы”


2014 елның февралендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы Сәгыйдә Сираҗиеваның “Күңел моңы” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Шәһәрнең Картина галереясендә тәкъдим ителгән әлеге күргәзмә рәссамның 55 яшьлек юбилеена багышлана, анда Чаллы рәссамының графика һәм нәкыш әсәрләре урын алган.

Сәгыйдә Сираҗиева сөйләгәнчә, юбилей күргәзмәсендә аның өч төрле сериядәге хезмәтләрен күрергә мөмкин: алар – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган, шулай ук “Төрки дөнья” серияләре һәм ана хисләренә багышланган серия. “Соңгы тема минем әби булуыма бәйле, минем ике оныгым бар, өченчесен көтәм. Шуңа күрә бу тема миңа бик якын, ул ана мәхәббәтенә, ир белән хатын мәхәббәтенә багышлана. Гомумән, минем бөтен иҗатым – ул мәхәббәт, мин үз халкыма, үз туган җиремә мәхәббәтне тасвирлыйм”, – дип ассызыклый рәссам ханым.

edinstvo-news.ru


Комментарий язарга


*