ТАТ РУС ENG

Сәйдә Аппакованың яңа китабы


2013 елның 11 октябрендә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда мәгърифәтче ханым, җәмәгать эшлеклесе Сәйдә Аппакованың “Тузмый торган бүләк” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.
Габдулла Тукай музее урнашкан йорт XIX гасыр азагында төзелгән. Аны сәүдәгәр Ибраһим Аппаков төзеткән була. Бердәнбер кызын генерал-майор Мөхәммәтшәфи Шамилгә кияүгә биргәч, йортны бирнә буларак бүләк итә. Шуңа күрә дә халык теленә бу бина “Шамил йорты” дип кереп кала.
Сәйдә Аппакова – Ибраһим Аппаков нәселеннән булган Ренат Аппаковның хәләл җефете. Ул Казан мәктәпләрендә гарәп графикасын һәм диннәр тарихын өйрәтергә тәкъдим иткән кеше, дин нигезләрен укыту методикасын һәм программасын төзүче. Сәйдә Аппакованың яңа китабында аның иң яхшы вәгазьләре, очерк һәм чыгышлары тупланган.
Сәйдә абыстай – музей тормышында даими катнашып килә. Ул музейга танылган Аппаковларның шәхси әйберләрен бүләк иткән, алар арасында — бинокль, фотографияләр һәм чәй сервизы бар.
Музыкаль-әдәби кичәгә дин, фән һәм сәнгать әһелләре чакырылган.  

 

tatar-inform.ru


 

Комментарий язарга


*