ТАТ РУС ENG

Шагыйрьнең әдәби музеенда «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе ачылды

19 декабрьдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай һәм музыка» дип аталган күргәзмә ачылды. Экспозициядә Казанның Харис Якупов исемендәге 1нче Балалар сәнгать мәктәбе укучылары иҗат иткән 45тән артык рәсем һәм Татарстан Милли музее фондларында сакланган экспонатлар урын алды, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

ХХ гасыр башында Габдулла Тукайның (1886-1913) иҗаты татар профессиональ музыка сәнгатен үстерүгә этәргеч бирә. Шагыйрьнең замандашлары, фикердәшләре арасында профессиональ татар музыкантлары, җырчылар һәм композиторлар да була.  Музыкаль сәнгатьтә Тукайга мөрәҗәгать итү композитор, пианист Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы»ннан башлана. Тукай иҗатындагы сюжетлар нигезендә опера, балет, ораторий һәм кантаталар, симфоник һәм камера-инструменталь музыка әсәрләре иҗат ителә.

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова сүзләренчә, «Тукай һәм музыка» күргәзмәсе Габдулла Тукайның халык җыры һәм инструменталь музыкага мәхәббәтен күрсәтә, шагыйрьнең татар профессиональ музыкасының үсешенә, беренче татар композиторлары һәм җырчылары Заһидулла Яруллин, Камил Мотыйги, Салих Сәйдәшев һ.б. эшчәнлегенә кызыксыну уята. «1нче сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар үз хезмәтләрендә халык һәм профессиональ татар музыкасының шагыйрь иҗатына йогынтысын чагылдырырга тырышты. Рәсем ясаганчы алар музейда экскурсиядә булды, Тукай иҗаты мотивлары буенча язылган музыкаль әсәрләрне тыңлады, музейның мультимедиа китапханәсендә тәкъдим ителгән басмалар белән танышты», – диде Гүзәл Төхвәтова.

Яшь рәссамнарның хезмәтләрен ТР Милли музее фондларында сакланган экспонатлар тулыландыра: татар халык музыка уен кораллары, фотосурәтләр, китаплар, Габдулла Тукай замандашларының документлары һ.б. Күргәзмә 2024 елның 31 гыйнварына кадәр эшләячәк (6+).

 

20.12.2023. Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*