ТАТ РУС ENG

Шаляпин фестивалендә — «Шагыйрь мәхәббәте»

 


Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында уза торган Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленең чираттагысы 2013 елның 1-16 февраль көннәрендә оештырылачак. Утыз беренче тапкыр оештырылган музыкаль проект елдагыча опера сәнгате дөньясында зур вакыйгалардан санала.

Фестиваль бөек җырчы Федор Шаляпинның 140 еллыгына багышлана. Аны гадәттәгечә премьера башлап җибәрәчәк. Дж.Вердиның “Аида” операсын танылган режиссер Юрий Александров сәхнәләштергән.

Яңа сценография һәм костюмнарны Мәскәү рәссамы Виктор Герасименко башкарган. Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, постановкада Россия һәм Европаның алдынгы солистлары катнаша. Эфиопия патшабикәсе һәм Мисыр хәрби җитәкчесе мәхәббәте тарихын фестиваль тамашачысына ике мәртәбә тәкъдим итәчәкләр (1-2 февраль).

“Шаляпин фестивале – опера сәнгатендә чын бәйрәм. Һәр ел саен без яңалык кертергә тырышабыз. Чөнки проектның үз тамашачысы бар, аларны даими шаккатырып торырга кирәк. Быелгы фестиваль афишасында “Аида”, “Турандот” һәм “Евгений Онегин” әсәрләре кертелде. Шулай ук дөньяда зур популярлык казанган театр труппасы да катнашыр дип көтелә”, — ди опера һәм балет театрының директор урынбасары Юрий Ларионов.

Утыз беренче фестивальдә татар әсәренә дә урын бирелә. 2006 елда татар җәмәгатьчелеге арасында зур кызыксыну уяткан, татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” (либретто авторы — Ренат Харис, композитор – Резеда Ахиярова) операсын фестиваль программасында күрү шатлыклы вакыйгалардан санала.

Феодор Шаляпинның 140 еллыгы 13 февраль көнне, атаклы басның туган көнендә ”Борис Годунов” әсәре белән билгеләп узылачак, дип яза театрның матбугат үзәге.

intertat.ru


Комментарий язарга


*