ТАТ РУС ENG

Шәледә Тукайның сөйгәне яшәгән йорт әле дә сакланып калган 

20171124_131548

1930 – 1934 елларда Габдулла Тукайның сөйгәне Зәйтүнә Мәүлүдова Питрәч районының Шәле мәктәбендә укыткан.
Шәле мәктәбе директоры Минзифа Хәсәнова сүзләренә караганда, Зәйтүнәнең улы Атилла Расих берничә тапкыр әнисе укыткан мәктәптә булып киткән. Язучыны заманында Зәйтүнә белән кечкенә Атилланы кыш көне чанага утыртып, Шәлегә китергән бабай белән очраштырганнар. 20171124_132650
«Әлеге бабайның әни белән икебезне, төенчекләребезне салып, чанага утыртып алып кайтканын хәтерлим. Мин үзем белән скрипка алып килгән идем. Шәле балалары, яныма җыелып, скрипкада уйнаганымны тыңлыйлар иде», – дип сөйләгән Атилла Расих аларга әлеге очрашу вакытында. 20171124_131548
Зәйтүнә Мәүлүдова белән кечкенә Атилла Расих яшәгән йорт бүгенгә кадәр сакланып калган. Авылда Зәйтүнә Мәүлүдованы хәтерләүчеләр дә бар. 96 яшьлек укытучы Мөслимә Зарипова кайчандыр анда укыган булган. Әмма бүгенге көндә Зәйтүнә яшәгән йортны яңа хуҗалар сатып алган. Алар әлеге өйне сүтеп, нигез урынына яңа йорт салырга телиләр.20171124_13294020171124_133302

Комментарий язарга


*