ТАТ РУС ENG

“Шәрык клубы” ишекләрен ача


Казанның Сабитовлар утарында (Мәрҗани урамы, 8нче йорт) 2014 елның 23 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган үзенчәлекле музыкаль-шигъри кичә узачак.
1908-1910 елларда Сабитовлар йортында татар зыялыларының “Шәрык клубы” кичәләре уза торган булган. Узган гасырның күркәм традицияләрен торгызу максатында, Сабитовлар йортында янә әдәби–музыкаль кичә оештырылачак. Габдулла Тукайга багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсыннан Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм Ринат Гыйләҗев дуэт башкарачак. Шулай ук бу кичәдә операның либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре Ринат Харис һәм композиторы Резеда Ахиярова да катнашыр дип көтелә. Моннан тыш, кичәдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солистлары башкаруында “Шүрәле” балетыннан күренеш тәкъдим ителәчәк.


Комментарий язарга


*