ТАТ РУС ENG

«Шәрык» клубы серләре

 


2014 елның 28 ноябрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда тарихчы, галим Җәүдәт Миңнуллинның “Шәрык клубы” исемле фәнни-популяр китабын тәкъдим итү кичәсе уза.
Габдулла Тукай әдәби музее татар дөньясының фән, мәдәният учакларының берсе булып яшәвен дәвам итә: биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр генә түгел, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һәма башка шундый мәдәни чаралар да еш уза, милли тормышның төрле якларын яктырткан күргәзмәләр ачыла. Чираттагы чара да музей тормышы өчен мөһим вакыйга булып санала.
Җәүдәт Миңнуллинның “Шәрык клубы” китабын тәкъдим итү өчен Габдулла Тукай әдәби музее сайлану очраклы түгел. Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты XX гасыр башында Казанда популяр булган «Шәрык» клубының барлыкка килүе һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә тора. Габдулла Тукай татар зыялыларының Казандагы мәдәни үзәге булып яшәгән әлеге клубта даими кунак була. Биредә ул лекцияләр белән чыгыш ясый, әдәби кичәләрдә шигырьләрен укый, беренче кыллы оркестр башкаруында татар халык җырларын тыңлый, мәдәният вәкилләре белән аралаша.
Китапта Габдулла Тукай белән бәйле мемориаль урыннарның берсе булып саналган «Шәрык» клубының барлыкка килү, яшәү тарихы тәфсилле яктыртыла.  Чарага басманы әзерләүдә катнашучылар, тарихчы галимнәр,  интеллигенция вәкилләре чакырулы. Шулай ук бүгенге заман татар яшьләрен берләштергән  – рәсми булмаган «Шәрык» клубы вәкилләре катнашуы да көтелә.

 

Г.Тукай әдәби музее


Комментарий язарга


*