ТАТ РУС ENG

Шигърияткә чикләр юк


2013 елның 21 мартында 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан шигъри-музыкаль кичә була. Ул “Шигърияткә чикләр юк” дип атала.

1999 елда ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә һәр елның 21 мартын Бөтендөнья поэзия көне итеп билгеләп үтү турында карар чыгарыла. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза.

Татар шигъриятенең тарихы бик бай һәм ул ерак үткәннәргә барып тоташа. К. Гали, М. Колый, Кандалыйлар исеме белән күтәрелгән татар поэзиясен Г. Тукай, Дәрдемәнд, Һ. Такташ, Х. Туфан, С. Хәким, И. Юзеев, Р. Харис, М. Әгъләм, Зөлфәт һәм башка бик күп талантлы сүз осталары дәвам итте. Татар шигъриятен күп санлы тамашачыларга таныту һәм аны пропагандалау музейның да бурычы булып тора.

Музейда мондый чара беренче тапкыр гына уздырылмый: ике ел элек оештырылган кичә Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган иде. Быел уздырылачак кичә үзенчәлекле – анда дөнья поэзиясендә һәм мәдәниятендә татар шигъриятенең, бигрәк тә Г.Тукайның урыны турында сүз барачак, тамашачылар бөтендөнья поэзиясе үрнәкләре белән оригиналда (язылган телдә) танышачак, Г.Тукай шигырьләре төрле телләрдә – рус, алман, япон, француз, итальян, испан, инглиз, төрек, фарсы телләрендә, ивритта яңгыраячак.

Кичәдә кунакта – Казан шәһәрендә һәм ТРда эшләп килүче күпсанлы милли үзәкләр, Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче милли оешмаларның әгъзалары. Шигырьләр өчен фон булып һәр халыкның үзенчәлекле музыка үрнәкләре яңгыраячак.

Әдәби әсәрләрне төрле телләрдә укучыларга җиткерүдә тәрҗемәчеләрнең роле бик зур. Г.Тукай татар халкына дөнья поэзиясе үрнәкләрен танытуга күп көч куя: Пушкин, Лермонтов, Крылов, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, Шекспир, Мопассан әсәрләрен татар укучысына җиткерә.

Шигърият бәйрәменә чакырылган танылган шагыйрьләр үз әсәрләре белән беррәттән, рус һәм чит классикларыннан тәрҗемә ителгән шигырьләрен дә укыячаклар.

Г.Тукайның әдәби музее
ТР Милли музее редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге


Комментарий язарга


*