ТАТ РУС ENG

Шүрәле балалар паркына «күчте»

 


2013 елда Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә, үзәк мәйданнан ерак түгел бакчада Габдулла Тукайның танылган әсәре героена – Шүрәлегә һәйкәл ачылган иде. Әмма элек бу җирдә Николай Чудотворец чиркәве булган, аның бинасы сакланмаса да, христианнар бу урында гыйбадәт кылулар оештырып тора. Шул сәбәпле, монда әкият персонажы куюларына каршы чыгучылар табылды. Шәһәр хакимияте Шүрәлене хәзер балалар паркына, башка әдәби геройлар – Дон Кихот белән Санчо Пансо янына күчерде.

 

 

bugulma-tatarstan.ru


 

Комментарий язарга


*