ТАТ РУС ENG

«Шүрәле» балеты авторы тууына 100 ел


Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда «Шүрәлене биеткән талант» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. 2014 елның 31 гыйнварында оештырылачак әлеге чара композитор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Шүрәле» балетын иҗат иткән татар композиторы Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышлана.

Музей экспозициясендәге «Тукай һәм хәзерге заман» залында «Шүрәле» балеты темасы киң яктыртылган. Тамашачылар 1953 елда Казанның М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында куелган бу балетның афишасын күрә ала. Шартлы сәхнәдә спектакль персонажлары – Шүрәле, Былтыр һәм кыз-кош Сөембикә костюмнары урын алган. Шулай ук Фәрит Яруллин фотосурәтләре, легендар биюче Майя Плисецкаяның 1955 елда Мәскәү Зур театрында Сөембикә ролен башкарганда һәм бу балет Казан сәхнәсендә барганда төшерелгән фотосурәтләр – болар барысы әсәрнең язылу тарихы һәм уңышы турында сөйли.

Фәрит Яруллин татар музыканты, халык арасында популяр булган «Тукай маршы» авторы Заһидулла Яруллин гаиләсендә 1914 елда туа. 1930 елда Казан музыка техникумында фортепиано һәм виолончель классларында укый башлый, 1933 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакка композиция классына җибәрелә, соңрак Татар опера студиясенә күчерелә. Бу елларда Фәрит Яруллин күп кенә вокаль һәм инструменталь әсәрләр – виолончель һәм фортепиано өчен соната, кыллы квартет, симфониянең беренче кисәген иҗат итә. Ул җыр, романс, инструменталь музыкага, татар һәм башкорт халык җырларын эшкәртүгә зур игътибар бирә.

Фәрит Яруллинның тормышы бик яшьли өзелә: 29 яшендә ул Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ләкин фронка киткәнче ул үзенең иң танылган әсәрен – «Шүрәле» балетына музыка язып өлгерә.

Габдулла Тукай әкияте мотивлары буенча язылган бу әсәр Татарстанда балет жанры үсешенә нигез сала. Фәрит Яруллин балетының уңышы авторның татар музыкаль фольклорына таянып эшләве, образ һәм мотивларны халык авыз иҗатыннан алуы белән аңлатыла. «Шүрәле» Казаннан тыш, Одесса, Львов, Рига, Сарытау, Ленинград, Мәскәү, шулай ук София, Берлин, Лондон театрлары сәхнәләрендә дә тәкдим ителә.

«Шүрәле» балеты өчен 1958 елда үлеменнән соң Фәрит Яруллинга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ул – бу премиянең иң беренче һәм бүгенге көнгә кадәр иң яшь лауреаты.

Музейда узачак чарада Фәрит Яруллин турында роман-хроника авторы, язучы Рашат Низамиев, композиторның музыкаль мирасын өйрәнүче белгеч Аида Алмазова, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры музее мөдире Рәмзия Такташ, С.Сәйдәшев музее фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова, скрикпачы Марат Әхмәтов катнашачак. Кичәдә Фәрит Яруллин әсәрләрен артиска Гөлнара Хәйруллина, Казан шәһәренең 5нче музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары башкарачак, дип хәбәр итә intertat.ru.


Комментарий язарга


*