ТАТ РУС ENG

“Шүрәле” Белорецкига килде


2014 елның март азагында Башкортстан Республикасының Белорецк шәһәрендә “Шүрәле” күргәзмәсе ачылды. Ш.Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды белән Башкортстанның Заманча сәнгать музее тарафыннан әлеге күргәзмә шәһәрнең Картина галереясендә оештырылды.
Белорецк “Шүрәле” кунак булган унберенче шәһәр. Бу күргәзмәне тәүге тапкыр 2011 елда татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлап оештырганнар иде, шул чордан инде ул өченче ел рәттән ил буенча сяхәт итә.
Экспозициядә Габдулла Тукайның әкият герое – урман иясе Шүрәле сурәтләнгән. Барлыгы 127 төрле образ. Төрле материал һәм техникада башкарылган рәсемнәрнең авторлары – Башкортстан һәм Татарстанның танылган рәссамнары, уку йортлары студентлары һәм укучылары.

resbash.ru


Комментарий язарга


*