ТАТ РУС ENG

«Шүрәле иле»


Мәскәүнең «Мәрҗани» фонды «Шүрәле иле» дип исемләнгән сәнгать проектының рус һәм инглиз телләрендәге каталогын бастырып чыгарды.
Татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрендәге Шүрәле образына багышланган күргәзмә шагыйрьнең 125 еллык юбилее уңаеннан 2011 елда оештырылган иде. Анда Мәскәү, Санкт-Петербургтан, шулай ук Башкортстан һәм Татарстанның төрле шәһәрләреннән рәссамнар катнашты. Күргәзмә 2011 һәм 2012 елларда Казанның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә, «Инжир» галереясендә, Арчаның «Казан арты» тарихи-этнография музеенда, Уфа сәнгать гелереясендә күрсәтелде. Бүгенге көндә әлеге проект инде 127 Шүрәле рәсемен үз эченә ала.
Каталогта Тукайның «Шүрәле» поэмасы тексты да китерелгән. Аны татар телендә һәм Равил Бохараев тәрҗемәсендә рус, инглиз телләрендә дә укырга мөмкин.


Комментарий язарга


*