ТАТ РУС ENG

“Шүрәле” мультфильмы дөньяны яулый


2013 елның 12 июнендә Франциянең Анси шәһәрендә Халыкара анимацион кино базары (MIFA) узды, ул танылган анимацион фестиваль кысаларында оештырылды.
Татарстан бу чарага “Татармультфильм” иҗат берләшмәсенең “Шүрәле” мультфильмын алып барды. 13 июньдә продюсер Марат Ганиев “Шүрәле”не 75 илдән җыелган төрле кинодистрибьютерлык, киновидеопрокат оешмалары һәм кинотеатрлары вәкилләре игътибарына тәкъдим итте. Бу уңайдан татар Шүрәлесе иглиз, француз, немец, гарәп телләрендә сөйләште.
Мәгълүм булганча, “Шүрәле” музыкаль мультфильмы өстендә ярты ел эш барды. Режиссеры — Сергей Киатров, музыка авторы — Азат Хөсәенов.
“Татармультфильм” узган ел да Анси шәһәрендә үзенең иҗади проектларын күрсәткән иде.

Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте


Комментарий язарга


*