ТАТ РУС ENG

“Шүрәле” мультфильмын Интернетта карап була

 


“Татармультфильм” берләшмәсе җитештергән “Шүрәле” һәм башка мультфильмнарны хәзер Интернетта карап була.
“Без мультфильмнарыбызны киң катлау аудиториягә таныту эшенә керештек. Хәзер “Шүрәле” һәм башка мультфильмнарны www.balarf.ru һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтларыннан карарга мөмкин. Киләчәктә алар башка чыганакларда да урнаштырылачак. Шулай итеп, без Интернет аша Тукай әсәрләрен һәм башка авторларны халыкка таныту максатын куябыз”, — дип хәбәр итә “Татармультфильм” берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев. 

Мультфильмнарны 3 яшьтән башлап балаларга карарга тәкъдим ителә. Һәр мультфильм буенча китап та эшләнгән. Аның битләрендә мультфильмдагы персонажлар сурәтләнә, әсәрнең тексты исә ике телдә — татар һәм рус телләрендә бирелә. Шулай ук китапка мультфильм белән диск та куела, мультфильм геройлары өч — татар, рус һәм инглиз телләрендә сөйләшә.   

 

tatar-inform.ru

Комментарий язарга


*