ТАТ РУС ENG

«Шүрәле»не гарәпчәгә тәрҗемә итүче Казанда булды

 


2013 елның 10 сентябрендә Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының Кече залында кызыклы очрашу булды. Анда Габдулла Тукай әсәрләренең гарәп теленә тәрҗемә ителгән җыентыгы тәкъдим ителде. Татар әкиятен гарәпчәгә тәрҗемә иткән шагыйрь — Кувәйтта нәшер ителә торган “Әл-Араби” журналы хезмәткәре Әшраф Әбуль Язид очрашуга шәхсән үзе дә килде. Әшраф әфәнде Татарстанда еш кунак. Дөньяның дүрт телендә нәшер ителә торган “Әл-Араби” журналында ул Татарстан хакында даими рәвештә күләмле материаллар язып тора. “Татарстан — гаҗәеп республика, биредә искитмәле халык гомер кичерә. Ләкин сезнең хакта дөньяда аз беләләр. Минем максатым — сезне таныту”, — дияргә ярата Кувәйт кунагы. Шуңа да аны татар дуслары якын итеп “ХХI гасырның Ибн Фадланы” дип атап йөртә. 

arabcha-txt.jpg

«Беренче тапкыр мин Габдулла Тукай турында моннан биш-алты ел элек Казанга килгәч ишеткән идем. Тукайның татарлар тормышында, әдәбияты, теле үсешендә нинди роль тотканы турында белдем, аның шигырьләре, нәрсә язганы белән кызыксындым. Габдулла Тукайның инглиз теленә тәрҗемә ителгән бик күп әсәрләрен укыдым. Шулар арасыннан “Шүрәле”нең гарәп әкиятләренә охшашлыгын тоемладым. Шуңа күрә үзебезнең балаларга да нәкъ менә “Шүрәле” ошар дигән фикергә килдем, — ди Әшраф Әбуль Язид. — Шүрәлене бөтен җирдә күрсәтә башладылар: музыка, спектакль, балет. Һәм Шүрәле образы популярлашты. Шул исәптән, балаларга да якынайды. Әлбәттә, аңа хәзер усал ерткыч, урман сарыгы дип карамыйлар. Безнең үзебезнең гарәп дөньясында да аңа якын әдәби персонаж бар. Аңардан да гарәп балалары курыкмый. Һәрвакыт “күрешеп” торгач, ияләшә торганнардыр инде. Хәттә якын дус итеп кабул итә башлыйлар. Минем тәрҗемә “Әл-Араби” журналының кушымтасы итеп 120 меңнән артык тираж белән гарәп дөньясының 22 иленә таратылды. 32 битле китапчык Татарстан кылкаләм осталарының рәсемнәре белән бизәлде. Биредә гарәп балалары татар шагыйренең тәрҗемәи хәле белән дә таныша ала”.
Китапны тәкъдим итү кичәсендә Татарстанның күренекле язучылары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, гарәп мәдәнияты вәкилләре катнашты. Тамашачыларга курчак театры тарафыннан Тукай әсәре буенча куелган “Кәҗә белән сарык” спектакле дә күрсәтелде.

 

Мөршидә КЫЯМОВА
intertat.ru


Комментарий язарга


*