ТАТ РУС ENG

Шүрәлегә 105 яшь!


2012 елның 5 октябрендә Казандагы Габдулла Тукай Әдәби музеенда шагыйрьнең “Шүрәле” әкият-поэмасы иҗат ителүгә 105 ел тулуга багышланган әдәби–музыкаль кичә уза.
“Шүрәле” поэмасы Габдулла Тукай иҗатының иң бай чорында – 1905–1907 елларда – язылган. Әгәр дә Пушкинның “Руслан һәм Людмила”сы яңа рус поэзиясенә, заманча рус әдәби теленә нигез салынуы үрнәге булып торса, “Шүрәле” поэмасына татар поэзиясендә шундый ук рольне үтәргә насыйп булды.
Тукайның әкияти поэмасы беренче көннәреннән үк зур уңыш казана. Ул замана таләпләренә аваздаш булып, әдәбияттагы агарту идеяләрен чагылдыра. Шагыйрь бу әсәргә үзенең шәхси хисләрен, истәлекләрен, кичерешләрен салган, аны искиткеч лирик хисләр белән баеткан. Поэмадагы вакыйганың Кырлай авылында баруы да очраклы түгел, бу төбәкдә Тукай иң бәхетле балачак елларын үткәрә, аны ул үзе дә дөньяга күзләрем ачылган чагым дип искә ала. Шагыйрь туган як табигатенең гүзәллегенә, халык гадәт-йолаларына, авыл кешесенең өлгерлегенә, көче һәм көр күңеллелегенә дан җырлый. “Шүрәле”не укыган кешеләр дә аның бу хисләре белән уртаклаша, татар халкының җанын ачып бирүче чын милли әсәр буларак кабул итә.
“Шүрәле” әкият-поэмасы нигезендә беренче татар балеты иҗат ителде. Гомумән, Шүрәле образының сәхнәдәге язмышы киңкырлы. Аны балалар һәм курчак тамашаларында да еш күрергә мөмкин.
Габдулла Тукай музеенда узачак чарага рәссамнар Виктор Аршинов, Рушан Шәмсетдинов, Ренат Галимуллин, Надир Әлмиев, шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Нәҗибә Сафина, Йолдыз Шәрәпова чакырылган. Казанның А.Алиш исемендәге Балалар иҗат сарае нәни нәфис сүз осталары исә кичәдә “Шүрәле” поэмасын һәм Тукайның шигырьләрен укыячак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.


Комментарий язарга


*