ТАТ РУС ENG

“Сөйкемле Шүрәле”гә – 5 яшь!

 


2014 елның 20 маенда Казан шәһәренең Г.Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйренең иҗатын киңрәк өйрәнүгә һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерүгә багышланган “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсының өченче сайлап алу туры узды. Музейның күргәзмәләр залында урнашкан 120гә якын иҗади эшне конкурсның мәртәбәле жюри әгъзалары – “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, сәнгать белгечләре — Әлфия Җәмилева, Алсу Тимергалина, Светлана Горбузова, Лилия Сираҗетдинова бәяләде.

Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россиянең Пермь краеннан, Әстерхан, Сарытау өлкәләреннән килгән эшләр 7 төрле номинациядә (сәнгатьле чигү, бәйләү, тукымада язу, күнне сәнгатьле эшкәртү, агачны сәнгатьле эшкәртү, киездән эшләнмәләр, халык уенчыгы: кечкенә формадагы скульптуралар ясау) көч сынашты. Иң яхшы иҗади эшләрне Тукай музее күргәзмәсендә 28 майга кадәр күрергә мөмкин.
“Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсында җиңү яулаган 60 укучы 1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә “Әкият” татар дәүләт курчак театрында узачак бүләкләү тантанасын тамаша кылачак. Быел “Сөйкемле Шүрәле”нең юбилей елы да әле: әлеге конкурс Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы фатихасы белән 5 ел элек уздырыла башлады.

 

Оештыру комитеты


Комментарий язарга


*