ТАТ РУС ENG

«Сөйкемле Шүрәле» җиңүчеләрен бүләклиләр


2013 елның 1 июнендә Казанда, “Әкият” балалар мәдәни үзәгендә “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән иҗат эшләре күргәзмәсе ачылачак.
Быел бәйге Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте язылуына 105 ел тулуга һәм 2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышлана. Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган бәйге бөек татар шагыйренең иҗади мирасын популярлаштыру максатын тота.
Билгеле булганча, 2012 елның 20 декабреннән алып 2013 елның 10 маена кадәр бәйгенең сайлап алу турлары үткән иде. Оештыру комитетына 1260 гариза кабул ителде, нәтиҗәдә Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән тәкъдим ителгән иҗат эшләренең 266 сы 3 нче турга узды.
Быел ерак чит илдән — Алманиянең Берлин шәһәреннән тәүге тапкыр, график планшетта “Дигитал-арт” техникасында башкарылган “Су анасы” хезмәте белән, Джулия Герасимова исемле кыз бала да катнашты.
Инде хәзер бәйгенең 70 лауреатын һәм 18 дипломантын Габдулла Тукай әсәрләре геройлары белән кызыклы программа, мастер-класслар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*