ТАТ РУС ENG

“Сөйкемле Шүрәле” конкурсына нәтиҗә ясалды


2012 елның 1 июнендә Казанның Татарстан Рәссам берлеге Күргәзмәләр үзәгендә “Сөйкемле Шүрәле” II Бөтенроссия конкурсында катнашкан иҗади эшләр күргәзмәсе ачылды. Шул ук көнне Татарстанның Әтнә авылында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Билгеле булганча, “Сөйкемле Шүрәле” конкурсының сайлап алу турлары быелның 20 март – 20 май аралыгында үтте. Конкурсның максаты – Тукайның иҗатын таныту.
ТР Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева рәислегендәге жюрида шулай ук ТР Мәдәният министрлыгында эшләр белән идарә итүче Кадрия Идрисова, Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзасы, “Ялкын” журналы рәссамы Зифа Мөхәммәтҗанова, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан сәнгать училищесы мөгаллиме, күн бизәкләре остасы Әлфия Җәмилова һ.б. бар.
Быел конкурска 750 иҗади эш тәкъдим ителгән, аларның 180 е финалга үтте. Конкурсны йомгаклау тантанасында Татарстанның 19 шәһәр һәм районыннан, шулай ук күрше Киров, Пенза, Пермь өлкәләреннән, Әстерхан, Ижау шәһәрләреннән 56 бала бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Балалар Әтнә авылында Әтнә дәүләт халык театрының Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “Җен алыштырды” спектаклен һәм Арча районының Кырлай авылында Тукай музеен да карады.  


Комментарий язарга


*