ТАТ РУС ENG

“Безнең күңелләрдә син, Тукай!”


2011 елның 26
апрель көнендә Татарстанның Саба районы Олы Арташ авылы мәдәни-спорт үзәгендә мәктәп укучылары белән
берлектә Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган “Безнең күңелләрдә син,
Тукай!” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә Г.Тукайның
тормыш юлы, иҗаты яктыртылды. Кичә шагыйрьнең һәм укучылар үзләре иҗат
иткән шигырьләре, җыр-биюләр белән үрелеп барды. “Тукай – балалар
шагыйре” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә татар халкының “Туган
тел” җыры белән тәмамланды.


 

saby.tatar.ru


Комментарий язарга


*