ТАТ РУС ENG

«Без Тукай шәкертләре» дип исемләнгән тамчы-шоу үткәрелде


2011 елның 26 апрелендә Татарстанның Саба районы Иске Икшермә авылы Мәдәният
йортында Г.Тукайның туган көненә карата «Без Тукай шәкертләре» дип
исемләнгән тамчы-шоу үткәрелде. «Шәкертләр» һәм «Апушлар» командалары,
Г.Тукайның биографиясен һәм аның әсәрләрен белүдә көчләрен сынадылар. 1
тур «Син-миңа, мин-сиңа» дип аталды . Һәр команда каршы як командага
Г.Тукай турында бишәр сорау бирделәр. 2 тур «Шигырьне таны» дип аталды, 3
тур — «Син Тукайны беләсеңме?» — тест рәвешендә булды. 4 тур — «Хикәя-
табышмак» (хикәя Г.Тукайның нинди әсәрләрен күздә тотып язылган?).  5
тур — «Без Тукай шәкертләре» — 1 команда «Шүрәле», 2 команда «Кәҗә белән
сарык» әкиятен дәвам итәргә тиеш иде. Шушы сынауларны үтеп, иң куп очко
жыеп «Шәкертләр» командасы җиңүче дип танылды. Кичә ахырында барлык
катнашучылар «Туган тел» җырын башкардылар.

 

saby.tatar.ru


 

Комментарий язарга


*