ТАТ РУС ENG

Танылган композитор Луиза Батыр-Болгарига – 70 яшь

Фото: © Владимир Васильев /ИА «Татар-информ»Фото: © Владимир Васильев /ИА «Татар-информ»

2023 елның 14 августында композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгарига 70 яшь тула.

Композитор 500дән артык җыр, ике дистәдән артык спектакльгә көйләр, оркестр өчен концертлар, фортепьяно өчен инструменталь пьесалар, хор әсәрләре авторы. Ул иҗат иткән «Мин сине шундый сагындым» (Фирая Зыятдинова сүзләре), «Су буеннан әнкәй кайтып килә» (Марсель Галиев сүзләре), «Син бит татар кешесе» (Гәрәй Рәхим сүзләре) кебек җырлар зур танылу ала.

Луиза Батыр-Болгары 1953 елның 14 августында Свердловск өлкәсе Әрәмәле районы Бобровка авылында туа. 1978 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1981-1993 елларда Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият редакторы булып эшли.

Патриотик һәм гражданык лирикасы юнәлешендә югары сәнгати җырларлар циклы иҗат иткән өчен 2006 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

 

14.08.2023.

Комментарий язарга


*