ТАТ РУС ENG

Татар казаклары тарихы яңартыла

 

 


Казахстанның Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукай музее 2013 елның 19 декабрендә “Уральск татар казаклары” дип исемләнгән конференция үткәрә.

Уральск шәһәрендә гомер-гомергә Уральск казак гаскәренең атаманнары яшәгән, ә Пугачев баш күтәрүеннән соң Петербургтагы җитәкчелек билгеләнгән атаманнар да биредә көн күргән.

Казаклар арасында татарлар күп булган, аларны ногай казаклары дип атап йөрткәннәр. Алар православ казаклар белән беррәттән хәрби хезмәт күрсәткән. Бер тирәдә яшәгән, бер төрле хокукка ия булган. Шәһәрдә татар казакларының аерым мәчете эшләгән.

Казаклар гадәттә Урал елгасы буендагы авылларга төпләнгән. Хәзер дә андагы станицаларның исемнәре аларга нигез салучыларны хәтергә төшереп тора.

А.С.Пушкин Уральскига килеп киткәч, үзенең хатында Уральск казаклары өченче тостны Гугниха әби өчен күтәрә дип язган. Уральск казаклары әлегәчә аны искә ала. Гугня – Уральск казакларының бу якларга килеп төпләнгән беренче атаманы. Ә Гугниха – аның хатыны. Риваятьләр буенча аны Уральск казакларының әнисе кебек хөрмәт иткәннәр, ул балык тотарга, башка хикмәтләргә өйрәткән, исеме – Гайшә булган.

Татар казаклар ватанга тугры хезмәт иткән, аларның хезмәте югары бәяләнгән. “Уральские войсковые ведомости” газетасында шундый язмаларны укырга мөмкин:

Галиҗәнап Император… Уральск мәчете өлкән ахуны Мөхәммәт Шәриф Төхвәтуллин-Сапаевка Станислав лентасында “Тырышлык өчен” язулы көмеш медаль белән бүләкләде… (УВВ, №6, 1870 ел, 8 февраль. Бөерык № 27).

Төркестан хәрби округы гаскәрләре командующие агымдагы елның 10 декабрендә 2 нче Уральск полкының 6 йөзлек казакларына Севастьян Макаровка, Лукъян Чапуринга, Нури Хәбибуллинга һәм Райман Җәүһәчаровка… агымдагы елның 26 октябрендә төркмән өере һөҗүмендә батырлык һәм ныклык күрсәткәннәре өчен 4 нче дәрәҗәдәге хәрби орденын тапшырды. (УВВ, №8, 1881 ел, 22 февраль. Боерык № 67).

Казакларның 1888 елгы тупланмасы исемлегеннән Әхмәтҗан Хәлилов чыгарыла (2 нче Уральск станицасында яшәүче), ул Уральск биш вакытлы мәчетенең азанчысы вазифасына күчерелә. (УВВ, №10, 1889 ел, 5 март. Боерык № 122).

Әмма кызганычка соңгы елларда бу тарих онытыла бара. Уральскиның Г.Тукай музеенда узачак конференциядә Нәгыйм Зөлкәрнәй улы Мусаев чыгыш ясаячак, аның әтисе Варшавада 3 нче казак полкында өч срок хезмәт иткән һәм Ленин ордены белән бүләкләнгән. Казак татарлары тарихы турында Мәксүт Үтәпов, язучы Александр Ялфимов һәм башка тарихчылар чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә музей директоры Марат Баһаветдинов.


 

Комментарий язарга


*