ТАТ РУС ENG

“Татармультфильм” – Җәлил премиясе лауреаты булды


“Татармультфильм” берләшмәсе 2012-2013 нче еллар өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Яңа лауреатлар исемнәре билгеләнгән 486 нчы санлы карарга 2013 елның июль аенда республика премьер-министры Илдар Халиков кул куйды.
Лауреатлар арасында шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Эмиль Талипов (татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм Ркаил Зәйдуллинның “Үлеп яратты” спектаклендә – Корбанов һәм Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклендә Әсфәндияр образлары өчен), композитор Эльмира Галимова (“Сөембикә канаты” арт-операсын, “Изге ядкәр” ораториясен, “Зәйтүнәкәй” музыкаль драмасын тудырганы, үз иҗаты белән республиканың милли-мәдәни сәнгатен пропагандалаганы өчен), “Татармультфильм” берләшмәсе (татар мультфильмнары коллекциясе өчен), шагыйрьләр Ленар Шәехов (татар әдәбиятын үстерүгә өлеш керткәне һәм «Дүртенче кат… Бишенче кат…», «Җылытасы килә дөньяны» шигырьләр җыентыклары өчен) һәм Рузәл Мөхәммәтшин («Каралама» шигырьләр китабы өчен) һәм Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин (фәнгә зур өлеш керткәне өчен) бар.
“Татармультфильм” берләшмәсенә Муса Җәлил исемендәге премия “Татар мультфильмнары коллекциясе” өчен тапшырылды. Әлеге коллекция төрле техника һәм жанрда башкарылган “Кисекбаш” мюзиклын, татар халык әкиятләре сериясен, Габдулла Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнарны һәм “Ак Барс” мультфильм-фантазиясен үз эченә ала.
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе абруйлыгы буенча Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеннән соң Татарстанда икенче урында санала. 1968 елдан ул яшь шагыйрьләргә, язучыларга, композиторларга һәм рәссамнарга, шулай ук башкару сәнгате, кинематография һәм журналистика өлкәсендә, ә 1976 елдан – фәнни-җитештерү һәм педгогика өлкәсендәге уңышлар өчен тапшырыла.
Премия лауреатлары арасыннан – күренекле шагыйрьләр Рәзил Вәлиев, Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Илдар Юзиев, композитор Рәшид Абдуллин, рәссам Валерий Скобеев, скульптор Васил Маликов, драматург Туфан Миңнуллин, сәнгать эшлеклеләре Римма Ибраһимова, Мирсәет Яруллин, Ренат Харис исемнәрен телгә алырга мөмкин.
 

kazved.ru, kzn.ru


Комментарий язарга


*