ТАТ РУС ENG

«Татарстан музейлары язы – 2020»

IMG-20200421-WA0010

Г. Тукай әдәби музееның программасы

21 апрель — «Без сугышта юлбарыстан көчлебез», Бөек Ватан сугышы елларында халыкның Тукай иҗатына мөрәҗәгате турында сөйләрбез.

22 апрель – «Музейлар һәм коллекционерлар»

«Син Тукайны беләсеңме?», Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында тестлар. Белемнәрегезне Г. Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Казанда Тукай урыннары» һәм башка тест сорауларына җавап биреп сыный аласыз. Яңа тест исә музейның әһәмиятле экспонатларына багышлана.

“Хәтердә мәңге исән”: Госман Әкрамович Хәбибуллин.

23 апрель – «Республика музейлары – ТАССРның 100 еллыгына»

«Тукай – ядкярләрдә», проект Г. Тукай замандашларының истәлекләре белән таныштыра.

«Тукай йолдызлыгы» залы буенча татар, рус һәм инглиз телләрендә аудиоэкскурсия

25 апрель – «Библиотөн. Җиңү хатирәләре».

«Без сугышта юлбарыстан көчлебез». Проект Бөек Ватан сугышы елларында халыкның Г. Тукай иҗатына мөрәҗәгать итүе турында сөйли

«Ашкынамын мәңгелеккә», виртуаль күргәзмә

26 апрель – «Музейда туган тел көне»

«И туган тел, и матур тел». Проект Г. Тукайның туган көненә багышлана.

«Өйдә Тукайны укыйм» флешмобы шагыйрьнең туган көне уңаеннан оештырыла. Бу чарада катнашу өчен Г. Тукай шигырен укуны видеога яздырып, аны үзеңнең аккаунтыңда урнаштырырга, музейны @muztukay билгеләргә һәм #Тукаймузееказан #Тукайайлыгы #ӨйдәТукайныукыйм хештегларын куярга онытмаска кирәк. Дедлайн.

Һәр көнне социаль челтәрләрдә #онлайнмузей проекты, музей экспонатлары турында мәгълүмат белән танышып бара аласыз.

e-mail: muztukay@mail.ru

First


Инстаграм: @muztukay
vk.com/club84864973

#музейнаявесна2020

Комментарий язарга


*