ТАТ РУС ENG

Татарстан Президенты Уральскида Тукай урыннарында булды

 


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 2 июнендә Казахстанның Уральск шәһәрендә уздырылган татар милли бәйрәме – Сабан туенда катнашты. Иртән президент Көнбатыш Казахстан өлкәсе акымы Нурлан Ногаев белән Уральскидагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды, шагыйрьнең музеен карады, борынгы мәчеткә керде. 

Габдулла Тукай Уральскида 12 ел гомер иткән. 9 яшьлек чагында аны монда туганнары алып килә, 21 яшенә кадәр Уральскида яши. 1907 елда Казанга әйләнеп кайтканда, ул инде 50 ләп шигырь иҗат иткән, бөтен Россиягә танылган шагыйрь булып җитешә. “Шүрәле”, “Пар ат” шигырьләрен дә Тукай Уральскида язган.
Журналистлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов Уральскига сәфәре турында тәэсирләре белән уртаклашты. “Шәһәр бик кызыклы, үзенчәлекле, шулай ук күренекле шагыйрьләр – Тукай һәм Абай истәлекләрен саклаулары куандыра”, — диде Татарстан Президенты.

Музей директоры Марат Баһаветдинов Татарстан Президентын музей экспозициясе белән таныштыра

Уральскида Тукай музее шагыйрьнең остазы – Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин йортында урнашкан. Бу ике катлы таш бинаны Уральск татарлары төзекләндереп, эчендә экспозиция оештырган. Уральскида Тукай истәлеген мәңгеләштерүгә Тукайның Ауразия үзәге җитәкчесе профессор Разак Әбүзәров зур өлеш кертә. Профессор Татарстан Президентын музей белән таныштырды. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов кунаклар китабында язу калдырды. “Бик кызык һәм яхшы музей, — дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты Разак Әбүзәровка. — Хезмәтегез өчен рәхмәт”.

Татарстан кунаклары Уральскиның Кызыл мәчетенә дә барды. Анда заманында Мотыйгулла хәзрәт имам булып торган, Тукай шушы мәчеткә йөргән. Узган гасырның 20 нче елларында мәчет ябыла, татар эшкуарлары акчасына ул 2000 нче елда төзекләндерелә.

Соңрак Татарстан Президенты Казакстанның республика Сабан туен тамаша кылды. Казакстанда төрле халык вәкилләрен җыйган бәйрәмдә Көнбатыш Казакстан өлкәсе акымы Нурлан Ногаев, Россия Федерациясенең Казакстандагы вәкиле Михаил Бочарников, Казакстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ералы Тугжанов катнашты.

Быел Казакстанда республика Сабан туен оештыруда Татарстанның Лениногорск районы булышлык күрсәткән. Алар бәйрәм мәйданчыклары, иҗат коллективлары чыгышын оештырды.
Сабан туе театральләштерелгән тамаша белән башланды. Республика Сабан туе эләмен Бөек Ватан сугышы ветераннары күтәрде. Республика Сабан туена Казакстан, Астана, Алматаның 14 төбәгеннән, Россиянең күрше төбәкләреннән бик күп кунаклар килгән иде.

Татарстан Президенты Казакстан, Көнбатыш Казакстан өлкәсендә милли бәйрәмне оештырган, гомумән, төрле милләт вәкилләренә яшәү өчен яхшы шартлар тудырылуы өчен хакимияткә рәхмәтен белдерде.
Россия Федерациясенең Казакстандагы вәкиле Михаил Бочарников исә Сабан туеның елдан–ел киңрәк колач җәюен билгеләп үтте. “Татар халкы күп милләтле Казакстан белән Россиянең дуслык нигезе булып тора, — дип белдерде Михаил Бочарников һәм Казакстан белән Россия мөнәсәбәтләрен үстерүдә Татарстанның өлеше зур дип билгеләп үтте. – Шуңа күрә безнең өчен Сабан туе – дәүләтләр хезмәттәшлеге һәм дуслык бәйрәме”.

Татарстан Президенты көрәштә җиңүчеләрне бүләкләде. Абсолют батыр исеменә Олимпия уеннарында катнашкан, дзюдо буенча Азия чемпионы, Көнбатыш Казакстан өлкәсендә яшәүче Ринат Ибраһимов лаек булды. Аңа автомобиль бүләк ителде.

Бәйрәм тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән әңгәмәдә Сабан туеның оештырылу дәрәҗәсен уңай бәяләде. “Барысы да югары дәрәҗәдә иде, ә көрәштә дөнья чемпионаты призерлары көч сынашты һәм без аларны Казанда Бөтендөнья Универсиадасында күрергә шат булыр идек, — диде ТР Президенты. – Казакстан спортчыларының мөмкинлекләре югары булыр дип уйлыйм”.
“Гомумән алганда, өлкә акымына һәм аның командасына рәхмәт белдерәм. Уральскида узган Сабан туе – төрле милләт халкына дус-тату, бер-берсенең мәдәниятен ихтирам итеп яшәүгә үрнәк булып тора”, — дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

 

Татарстан Президенты матбугат үзәге, tatar-inform.ru


Комментарий язарга


*