ТАТ РУС ENG

Татарстан Республикасы көнендә «Тукай Казанга кайтты…»

Фото: © Владимир Васильев /ИА «Татар-информ»Фото: © Владимир Васильев /ИА «Татар-информ»

30 август – Татарстан Республикасы көнендә Казанда халык өчен бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. Бу көнне Иске Татар бистәсендә режиссер Айдар Җәббаровның «Тукай Казанга кайтты…» авторлык спектале күрсәтеләчәк.

Республика һәм шәһәр көненә багышланган программаның бер өлеше Казанның Мәрҗани урамында оештырыла: биредә 12.00-21.00 сәгатьләрдә «Милли кием» бәйрәме узачак. Анда милли стильдәге киемнәр ярминкәсе, милли бизәнү-ясану әйберләренә багышланган осталык дәресләре, милли стильдәге мода күрсәтү кебек чаралар үткәрү планлаштырыла. Татар дәүләт филармониясендә эшләүче Татарстанның филармония джаз-оркесты чыгыш ясаячак. Бәйрәм программасы режиссер Айдар Җәббаровның «Тукай Казанга кайтты…» авторлык спектален күрсәтү белән төгәлләнер дип көтелә.

 

29.08.2023.

Комментарий язарга


*