ТАТ РУС ENG

Татарстан Республикасы көннәрендә Тукай рухы


2011 елның 24-27 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре узачак. Мәдәни чараларның күбесе быел 125 еллыгы билгеләп үтелүче татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле булачак.

24 ноябрьдә Татарстан Республикасы көннәре быел апрель аенда Мәскәүдә куелган Габдулла Тукай һәйкәленә Татарстаннан килгән бер төркем дәүләт, мәдәният һәм сәнгать әһелләре тарафыннан чәчәкләр кую белән башланып китәчәк. Бу көнне оештырылачак чараларның тагын берсе — Музыка халыкара йортында «Дөнья Тукайны укый» дип исемләнгән Тукайның юбилеена чыккан китаплар күргәзмәсе. 26 ноябрьдә «Кунцево» Үзәк китапханә системасы урнашкан бинада Татарстанның һәм Мәскәү язучылары очрашуында Мәскәү китапханәләренә Тукай китапларын бүләк итү дә каралган.


Комментарий язарга


*