ТАТ РУС ENG

Татарстан тәрбиячеләре Тукай турында яза

1spxzu3bnqw

  

Гайсина Рәзилә Мөдәррис кызы,

Тукай районы “Сәйлән” балалар бакчасы тәрбиячесеgajsina

Тукай абый

Апрель аенда туган Тукай абый,

Яратабыз шуңа бу айны.

Шаулап-гөрләп килгән яз аенда

Искә алабыз ел да Тукайны.

…Яланаякларың бозланса да

Бозланмаган синең йөрәгең.

Шигырьләрең сине җылыткандыр-

Алар булган синең терәгең.

… Яланаяк карга баскан килеш

Ниләр килде икән уеңа?

Күпме җәбер, күпме кимсетүләр

Туры килгән нәни буеңа.

Нәни Апуш, үсмер Габдулладан

Бөек Тукайга син әйләндең.

Үзең киттең ,Тукай, ә исемең

Үлемсезлек белән бәйләнде.

Шигырьләрең яратабыз, Тукай,

Якын алар безнең күңелгә.

Моңлы Тукай, җырлы Тукай булып

Йөрәкләрдә калдың гомергә.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр” белән

Танышабыз “Туган тел” аша.

Син мәңгелек, Тукай,  синең исемең

Киләчәккә барып тоташа.

Апрель аенда туган Тукай абый,

Яратабыз шуңа бу айны.

Онытырга безнең хакыбыз юк-

Онытмабыз мәңге Тукайны!

 

 

Комментарий язарга


*