ТАТ РУС ENG

Татарстан журналистлары Анна Ахматова музеена Тукай энциклопедиясен бүләк итте

cfc63dee7a65b585ff6228d4dd8a3105

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм бер төркем татар журналистлары Санкт-Петербургта шагыйрә Анна Ахматова исемендәге музей хезмәткәрләренә Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк итте.

«Анна Ахматова Габдулла Тукайның 11 шигырен рус теленә тәрҗемә иткән булган. Шуңа күрә энциклопедиядә Анна Ахматовага багышланган мәкалә бар», — диде китапны бүләк итеп Шамил Садыйков. Энциклопедияне музейның китапханәсенә тапшырачакларын әйттеләр.

Анна Ахматова тәрҗемә иткән шигырьләр: «Голүмең бакчасында» («В саду знаний»), «И каләм!» («О, перо!»), «Көз» («Осень»), «Пар ат» («Пара лошадей»), «Туган җиремә» («Родной земле»), «Өмид» («Надежда»), «Тәрәддөд вә шөбһә» («Колебания и сомнения»), «Өзелгән өмид» («Разбитая надежда»), «Мәктәптә» («В школе»), «Кышка бер сүз» («Слово к зиме»), «Җәй көнендә» («Летом»).
Энциклопедияне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган булган.
«Татар-информ.татар», автор Зилә Мөбәрәкшина

Комментарий язарга


*