ТАТ РУС ENG

Татарстанны танытучы Фәридә!

31400989_10156853474262437_7332910093819707392_n

Барча татар дөньясы Тукай туган көнен билгеләп үткән, шигырь бәйрәменә җыелган көнне Казаныбызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенә Мәскәүдән шатлыклы хәбәр килеп иреште. 26-27 апрельдә мәктәп укучылары арасында узган Россия күләм фәнни-иҗади эшләр конкурсында 3 сыйныф укучысы Фәридә Әхмәтова татар халкының милли бизәкләренә багышланган фәнни эше белән катнашып, беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

Россиядә 21 нче тапкыр үткәрелүче әлеге чарага җыелучылар алдагы көнне концерт номерлары белән катнашып, һәр регион үзен тәкъдим итте. 800 кеше алдында безнең Фәридә Татарстан данын якларга теләк белдерде һәм милли киемнәрдә курайда татар халык көйләренә поппури башкарып, конкурска килүчеләрнең мәхәббәтен яулады.

Кечкенәдән дини-милли тәрбия алган, ана телендә гыйлем алуны сайлаган 9 яшьлек Фәридә Әхмәтова Татарстан данын танытуга өлеш кертте. Һәм бер үк вакытта сыйныф җитәкчесе – фәнни җитәкчесе булган Ләйлә Гарифҗанова белән үзе укыган 32 нче номерлы татар музыка мәктәбенең курай классы җитәкчесе Рафаэль Гайзетдиновның да, гимназиядәге А.Пушкин мәктәбе түгәрәге җитәкчесе Әлфинур Бушуеваның да ышанычын аклады.

Иҗат юлың сөенечле, уңышларың дәвамлы булсын, Фәридәкәй!

Комментарий язарга


*